Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә күчмә мәдәни үзәге ачык һавада кино күрсәтү сезонын ачты

“Үзәкләштерелгән район клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге, узган шимбәдә “Бөтендөнья урам киносы фестивале” кысаларында, өченче тапкыр кыска метражлы фильмнар күрсәтте.

Быел фестиваль үзәк сулыкта (“лекторийда) узды. Шәһәр халкына һәм кунакларына ачык һавада яшь режиссерлар тарафыннан соңгы елда төшерелгән иң яхшы картиналар күрсәтелде. Фестиваль традицион тавыш бирү белән тәмамланды.

Барлык тамашачыларга телефондагы фонарь ярдәмендә фаворит өчен тавыш бирергә тәкъдим ителде. Бөгелмә шәһәрендә иң күп тавышны режиссер Иван Соснинның Большая Восьмёрка (Зур Сигезлек) дигән кыска метражлы лентасы җыйды.

Наталья Маликова, күчмә мәдәни үзәк мөдире

Нелли Иванова, күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе

Авторлар фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса