Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә каникуллары

Җәйне яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Бигрәк тә бала кешесе өчен иң шатлыклы вакыт ул. Бала-чага өчен җәйге каникул - өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин. Кечкенә бөгелмәләр җылы кояшлы көннәрне ничек уздыра дисезме? Төрлечә... Кемдер диңгез буенда кызына, кемдер авылга әби-бабай янына...

Җәйне яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Бигрәк тә бала кешесе өчен иң шатлыклы вакыт ул. Бала-чага өчен җәйге каникул - өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин. Кечкенә бөгелмәләр җылы кояшлы көннәрне ничек уздыра дисезме? Төрлечә... Кемдер диңгез буенда кызына, кемдер авылга әби-бабай янына ашкына, ә кемдер җәйге лагерьларда ял итеп рәхәтләнә. Эссе көннәрнең берсендә без дә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" ял лагерена юл алдык. Биредә әлеге җәмгыятьтә эшләүчеләрнең балалары ял итә. Алар монда илнең төрле почмакларыннан: Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Казан, Сургут, Мәскәү шәһәрләреннән җыелган.

"Сосновка" ял лагере наратлы урман эчендә урнашкан. Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп чут-чут сайравы таң калдыра. Әлеге хозурлыкка балаларның шау-гөр килүе, шатлыклы көлүе тагын да ямь өсти. Мин килгәндә биредә беренче сменада ял итүчеләр (җәй буена сменалар дүртәү булачак) сменаны ябу тантанасына репетиция уздыра иде. Быел "Сосновка"да ял итү махсус темага -- "Совет кинематографиясенә -- 100 ел" тулуга багышланган. "Смена башында ук балаларга бу турыда хәбәр иттек һәм уздырылган һәр чара әлеге тема белән бәйләнеп барды. Һәр отряд үз "визитка"сын, "речевка"сын әзерләде, отряд исемен сайлады. Смена дәвамында "Алые паруса", "Буратино", "Стиляги", "Чемпионы", "Операция "Ы" һәм "Система Станиславского" командалары үзара көч сынашты. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бергә атлаган, телефон, смартфоннан аерыла алмаган балалар совет киносы гасырына кереп чумды", - ди педагог-оештыручы Павел Григорьев. "Без совет заманындагы киностудияләрне искә алдык. Аларга багышлап, макетлар ясадык. Рәсемнәр бәйгесе уздырдык. Шундый мавыктыргыч булды ул уеннар. Моннан тыш, кино турында яңа мәгълүматлар да тупладык", -- ди, безнең сөйләшүгә кушылып, лагерьда ял итүче Руслан Фазлыев. "Безгә Киров шәһәреннән кунаклар да килде. Алар - "Сыны Отечества" егетләре, кадет мәктәбендә укучылар. Егетләр безне автомат сүтеп-җыярга өйрәтте, тарихи кораллар белән таныштырды. Пневматик коралдан атып карау мөмкинлеге дә бирелде. Хәтта кызларга да", -- ди ял итүче Ева Русакова.

Моннан тыш, балалар урындагы Сабан туенда катнашкан, Әлмәт, Бөгелмә драма театры спектакльләрен караган, ГТО нормаларын тапшырган.

"Ял вакытлары да бар безнең. Алар из истә кала торганнары инде, -- дип сөйли башлады яныма килеп Казан кызы Камилә Таһирова белән бөгелмәле Аделина Шәйдуллиналар.- Без көндез пионербол, волейбол уйныйбыз, бассейнда йөзәбез, ә кичләрен күңелле дискотекаларда катнашабыз. Биредә яңа дуслар таптык, алар белән аерыласы да килми. Монда бер генә тапкыр да сүзгә килешмәдек. Проблемаларыбызны, кызларга, малайларга булган үпкәбез турында көн дә кич белән "Свечка" очрашуында (кич белән уртага шәм куеп, аның янына түгәрәк ясап утырып сөйләшү) уртага салып сөйләштек. Анда шулай ук алдагы көнгә планнар кордык. Командаларыбызда бер-беребезгә "Тайный поклонник" уены ярдәмендә бүләкләр ясадык", -- ди кызлар.

Менә иң кечкенәләр ял иткән урман аланына туктадым. "Монысы сезгә!" -- дип, йөгереп килеп миңа чәчәк суза 8 яшьлек Ян. Менә ул джентельменнар кайда икән! Монда үзенә күрә бер атмосфера. Малайлар турникта күтәрелә, ә кызлар курчак белән уйный. Чын балачак почмагы...

Баксаң, кечкенәләр дә дискотекага йөри икән. "Мин бию программасын алып барам, диджей инде. Зур үскәч, концертлар алып баручы булып эшлисем килә", -- ди Александр Горбачев.

Балаларның иң яраткан урыны бассейн булып чыкты. Биредә аларга 20 минут йөзү вакыты бирелә икән. Бер сүз белән әйткәндә, монда рәхәтләнеп ял итәр өчен малай белән кызларга бар уңайлыклар да тудырылган. Шуңа да "Сосновка"дагы ял аларның барысының да күңеленә хуш килә. Бертавыштан: "Моннан китәсебез килми!" - ди алар. Һәм бу сүзләрне балалар гына түгел, ә аларның вожатыйлары да әйтә. Шуларның берсе Дарья Бортникова: "Мин үзем мәктәптә укыганда ел саен биредә ял итә идем, хәзер менә үзем вожатый булып эшлим. Беләсезме, 3 атна дигәндә, балаларга күнегеп бетәсең, үз туганым, энем-сеңелләрем кебек алар миңа. Саубуллашу кичәсендә күз яшьләрен тыеп булмас төсле. Кичә бер кызыбызны әти-әнисе алданрак алып китте, диңгезгә баралар икән. Менә аны озатканда да күзләр чыланды. Ә монда бер команданы озатасы бар. Күз алдына китерә алмыйм. Гомумән, биредә эшләү -- минем өчен иң күңелле вакыт. Балалар белән иҗат эше белән шөгыльләнәбез, концертлар, номерлар әзерлибез. Кыскасы, бик күңелле. Ә аш пешерүчеләр турында аерым әйтеп узасы килә. Алар әзерләгән ризыкка бер генә бала да борын җыерып карамады. Шундый тәмле итеп пешерәләр. Балаларның әниләре шылтыратып, пешекчеләр адресына рәхмәтләрен яудыралар. Балалары тук булгач, аларның күңеле тыныч инде. Ә ризыклар, чыннан да, телеңне йотарлык", -- дип сөйли.

Быел "Сосновка"дагы ялның беренче сменасында 200дән артык бала ял итте. Озакламый биредә икенче смена ишекләрен ачып җибәрәчәк һәм тагын 200дән артык бала үз ял киносына кереп чумачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса