Бөгелмә кадетлары сыерчык оялары ясадылар һәм урнаштырдылар
Сыерчык оялары төрле формада, размерда һәм төрдә булды.
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе укучылары сыерчык оялары ясадылар һәм аларны мәктәп яны территориясенә урнаштырдылар.
Сыерчык оялары төрле формада, размерда һәм төрдә булды. Иң мөһиме, аларда булачак хуҗаларга уңайлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа