Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә кадет мәктәбе укучылары А. В. Суворов эшчәнлеге белән таныштылар

Чара бөек рус полководецының тууына 290 ел тулуга багышланган иде.

Кадет мәктәбе укучылары бөек рус полководецы, хәрби теоретик, Россия милли герое Александр Васильевич Суворовның тууына 290 ел тулуга багышланган чарада катнаштылар.

Балалар бөек полководецның балалык еллары, аның хәрби өлкәдәге казанышлары турында сөйләделәр, А.В. Суворовның «Җиңү фәне («Наука побеждать»)» дигән китабыннан өзекләр укыдылар. С.Т. Григорьевның «Александр Суворов: тарихи повесть» әсәре белән танышкач, укучылар үзләре өчен Александр Васильевичның полководец талантын ачтылар.

Суворовның данлы эшчәнлеге без тарихыбызның күренекле сәхифәләре белән генә чикләнми, ә бүгенге Россиянең бөек держава дәрәҗәсендә булуы өчен дә без аңа  бурычлы.

Светлана КЛЕЦОВА, үзәк китапханәнең баш библиографы»

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса