Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен “Китапханә дәресе” үтте

Балалар белешмә әдәбият (энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр) төшенчәсе белән таныштылар.

Кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен китапханәнең белешмә фондына багышланган китапханә дәресе оештырылды. Балалар белешмә әдәбият (энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр) төшенчәсе белән таныштылар, кирәкле мәгълүмат алу өчен әлеге әдәбияттан мөстәкыйль файдаланырга өйрәнделәр.

Соңыннан практик эш башкарылды: балалар сүзләргә басымны дөрес итеп кую һәм синонимнар сайлау, канатлы гыйбарәләрнең әһәмиятен аңлатуга бәйле   биремнәр үтәделәр.

Светлана КЛЕЦОВА, баш библиограф

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса