Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә җире - халыкта

Яз көне авыл хуҗалыгы идарәсендә бигрәк тә эш күп. Биредәге хезмәткәрләр, язның бер көне ил туйдыра дип, көнне-төнгә бәйләп эшлиләр, ял көннәре дә юк. Кырга берьюлы 29 берәмлек техника чыккан. Чәчү, һава торышы яхшы булса, 15 көндә тәмамланырга тиеш. Быел авыл хуҗалыклары 47 мең гектар җирне эшкәртәчәк. Анда бодай, борчак,...

Яз көне авыл хуҗалыгы идарәсендә бигрәк тә эш күп. Биредәге хезмәткәрләр, язның бер көне ил туйдыра дип, көнне-төнгә бәйләп эшлиләр, ял көннәре дә юк.

Кырга берьюлы 29 берәмлек техника чыккан. Чәчү, һава торышы яхшы булса, 15 көндә тәмамланырга тиеш. Быел авыл хуҗалыклары 47 мең гектар җирне эшкәртәчәк. Анда бодай, борчак, солы, арпа кебек бөртеклеләрне чәчү һәм шикәр чөгендере белән бәрәңге утырту планлаштырыла. Бүгенге көндә хуҗалыклар җиргә ашлама кертү белән мәшгуль. Бу эшкә "Агропродукт", "Татагро", "Подгорный" җәмгыятьләре керешкән.
Бәрәңге утыртырга җир сорап, Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсенә 70кә якын пенсионер мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә аларга җәмгысе 1,5 гектар җирне "Катнашазык заводы" каршындагы юл кырында бүләләр (рәсемдә). Өлкәннәр, нигездә, 3 - 5 сутый җир ала. Бүленгән кишәрлектәге җир көздән сөрелгән, язын культивацияләнгән, димәк, ул бәрәңге утыртырга әзер дигән сүз. Әлеге кишәрлек, аны эшкәрткән өчен бөгелмәләр акча түләмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса