Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов котлавы
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне чын күңелемнән изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм. Рамазан ае - ул бөтенләе белән Аллаһы Тәгаләгә табыну, игелекле гамәлләр кылу, кылган эшләребезгә бәя бирү, рухи сыйфатларыбызны камилләштерү вакыты. Ошбу рәхмәтле ай барыбызны да берләштерә һәм тигезли. Муллыкның ничек булуына карамастан, бу айда байлар да, ярлылар...
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне чын күңелемнән изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм.
Рамазан ае - ул бөтенләе белән Аллаһы Тәгаләгә табыну, игелекле гамәлләр кылу, кылган эшләребезгә бәя бирү, рухи сыйфатларыбызны камилләштерү вакыты. Ошбу рәхмәтле ай барыбызны да берләштерә һәм тигезли. Муллыкның ничек булуына карамастан, бу айда байлар да, ярлылар да ашаудан тыелып тора. Иркен тормышлы кешеләр тирә-юньдәгеләргә карата юмартрак була.
Безгә шушы изге Рамазан аен - гөнаһларны ярлыкау аен биргән Раббыбызга мең рәхмәтләр булсын! Рамазан - мөселманнар өчен иң мөһим һәм мактаулы ай. Һәр иманлы кешенең йөрәгендә "Рамазан" сүзе шатлык һәм куаныч хисләре уята. Безнең тоткан уразаларыбыз әҗеренең чын бәһасен мәрхәмәтле һәм шәфкатьле бер Аллаһ кына белә.
Аллаһы Тәгалә күңелләребездәге иманны ныгытсын, гаиләләребезгә ныклык бирсен, хөсетле уйлардан сакласын иде. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын, һәрбарчабызга бәхет-шатлыклар насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән,
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа