Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды

Татарстанның муниципаль районнары арасында "Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.


Беренче урында - Әлмәт районы, икенче урында - Зәй, өченче урында - Бөгелмә муниципаль районы. Бәйгене ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештырды. Аның шарты буенча чыршы гына түгел, тирә-як территория, аларның утлар белән бизәлеше, кардан, боздан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оргиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән чаралар бәяләнде. Болардан тыш, халыкта әлеге ял һәм күңел ачу үзәгенең никадәр популяр булуы интерактив сорашу ярдәмендә ачыкланды.
Бәйгенең приз фонды - 5 млн 250 мең сум. Беренче урын өчен - 1 млн. сум, икенче урын өчен - 500 мең сум, өченче урын өчен - 250 мең сум.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса