Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә хатын-кызлары сезнең өчен кәтлит әзерләүнең 9 сере

Бик тәмле кәтлит пешерү серләре белән уртаклашам.

 

1. Итне иттарткыч аша ике мәртәбә үткәрү яхшы. Болай эшләгәндә кәтлитләр йомшак була.

2. Кәтлиттә ипи булырга тиеш! Киптерелгән ипи генә кушу - икенче шарт. Юкса кәтлит пешеп җитмәгән ипи сыман ябышкак була.

3ү Киптерелгән ипине сөт яки суга салып җебетергә була. Мин үзем куе булмаган чәйгә салам. Бик тәмле була.

4. Кәтлиттә суган күп булса яхшы. Сарымсак салу-салмау хуҗабикәнең үз иркендә. Шунысын онытмагыз: суган да, сарымсак та кәтлитнең тәмен бик нык үзгәртә. Тагын бер киңәш: сарымсакны изеп салуга караганда вак итеп турасаң, кәтлит тәмлерәк була.

5. Фарш сыеклыкны бик ярата. Аңа су яки чәй өстәргә мөмкин. Сыеклыкны азлап кына өстәгез. Фарш артык сыек булса, аны әвәләү һәм кыздыру кыенлаша.

6. Кыздырыр алдыннан кәтлиткә шакмаклап туралган атланмай кушам. Бик тәмле була.

7. Әзер кәтлитне берара суыткычка куеп алсаң да яхшы.

8. Кәтлиткә йомырка салырга кирәкме? Йомыркасыз да кәтлитне бик җиңел генә әвәләргә һәм кыздырырга мөмкин.

9. Нык кызган табада кәтлитне артык озак түгел, һәр ягын 4-5 әр минут кына кыздрырырга кирәк. Бу вакытта ут бик көчле булырга тиеш. Шулай булса гына кәтлит кытырдап торган «кабык» белән каплана һәм итнең сүле агып чыкмый. Кәтлит йомшак һәм тәмле була.

Тагын бер киңәш: кәтлитне пешү белән ашарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса