Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Россия тәмнәре» конкурсында тавыш бирүдә катнашты

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан азык-төлекнең 500ләп төбәк бренды тәкъдим ителгән.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре иң тәмле продукцияне билгеләү буенча «Безне сайлыйлар» дигән тавыш бирүдә актив катнаштылар.

Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бөтен ил буенча «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче милли конкурсы оештырылды.

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан азык-төлекнең 500ләп төбәк бренды тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы конкурста катнашуга 22 бренд җибәргән: Татарстан балы, казылык, чәкчәк, «Вечерняя Казань» торты, Әгерҗе лимонады, Яшел Үзән катыгы һәм башкалар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса