Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә эшмәкәре Деданинга аткан кешене тикшерү эксперименты уздыру өчен Бөгелмәгә алып килгәннәр

Эшкуар үтерелгән «Изобилие» сәүдә челтәре базасы территориясен кораллы полицейскийлар саклый.

Бөгелмәдә эшмәкәр Евгений Деданинны үтерүдә шикләнелүчене тикшерү экспериментына алып килгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесе хәбәр итә.

54 яшьлек ирне База тыкрыгында урнашкан «Изобилие» сәүдә челтәре базасы территориясенә алып кайтканнар, анда ул Деданинга аткан. Территорияне кораллы полицейскийлар саклый.

Иртәдән эшкуарны үтерү урынына чәчәкләр китерәләр. Биредә асфальтта аның кан эзләре дә калган әле.

Деданиннар йортына эшкуарның туганнары килә. Алар бер-берсенә таяныч булырга тырышалар.

Евгений Деданинны моннан берничә көн элек башына атып үтерделәр. Үтерүдә шикләнелүчене тиздән тоткарлыйларул Әрмәнстанның Самара өлкәсендә яшәүче 54 яшьлек гражданины булып чыга. Аның әйтүенчә,  бу гамәлгә дуслары өчен үч алу  хисе этәргән — ике ел элек Деданин үз йортына бәреп кергән талаучыларны үтергән булган.

Үтерүне тикшерүне Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса