Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә егете, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков Россия Герое булды

Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков корабль командиры сыйфатында 50 нче озак вакытлы Халыкара космик экспедициядә катнашты.

Ю. А. Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү фәнни-тикшеренү сынау үзәгенең космонавтлар отряды космонавт-сынаучысы, Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Сергей Рыжиковка «Россия Федерациясенең очучы-космонавты» дигән мактаулы исем бирелде. Тиешле указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул ук указ белән Рыжиковка Россия Федерациясе Герое исеме дә бирелде.

«Халыкара космик станциядә озак космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исемен бирергә...» — диелә 14 ноябрьдә бастырылган документ текстында.

Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков корабль командиры сыйфатында 50 нче озак вакытлы Халыкара космик экспедициядә катнашты. "Союз МС-02» корабле 2016 елның октябрендә ХКСга юнәлде. 2017 елның апрелендә Рыжиков экипажның өч әгъзасы белән бергә җиргә исән-имин әйләнеп кайтты. Экспедициядә катнашучылар Галәмдә 73 көн үткәрделәр.

http://bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса