Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә егете I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен " ордены медале белән бүләкләнде

Владимир Путин Токиода узган Олимпия уеннарында медальләр яулаган Россия спортчыларын бүләкләде. Бүләкне Бөгелмәле Александр Красных алды.

Россия Президенты Владимир Путин Токиода узган Олимпия уеннарында медальләр яулаган Россия спортчыларын бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Бүләкне Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш медале иясе, йөзү буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, бөгелмәлеләр Александр Красных та алды.

Аңа I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале тапшырылачак.

Олимпиада 23 июльдән 8 августка кадәр барды. Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясаган спортчылар рәсми булмаган медаль зачетында бишенче урынны яуладылар. Россия җыелма командасы исәбендә 71 бүләк: 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса