Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ярты еллык эшкә йомгак ясады
15 июль көнне Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2016 елның икенче яртыеллыгына куелган яңа бурычлары турында сөйләшү булды. Техника йортында узган киңәшмәдә ТР Эчке эшләр министрлыгының штаб инспециясе баш инспекторы Алексей Мишин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты....
15 июль көнне Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2016 елның икенче яртыеллыгына куелган яңа бурычлары турында сөйләшү булды. Техника йортында узган киңәшмәдә ТР Эчке эшләр министрлыгының штаб инспециясе баш инспекторы Алексей Мишин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руслан Тинчурин сүзләренә караганда, соңгы 6 ай эчендә тәртип бозу очраклары 16 процентка арткан. Шул рәвешле, 688 җинаять теркәлгән. Тәртип бозучылар законны 241 тапкыр -- җәмәгать урыннарында һәм 137 тапкыр урамнарда бозган. Наркотиклар белән бәйле хокук бозулар 14 процентка арткан, ә менә кеше гомеренә янау һәм үтереш очраклары 3 тапкырга кимегән.
Үз чыгышында шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә районының тәртип сагында торучыларга рәхмәтен белдерде һәм бүлек хезмәткәрләренә үз теләкләрен җиткерде:
-- Хокук бозуларга карата саклык чараларын алдан ук күрү һәм тәртип таләпләрен арттыру кебек комплекслы программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, сез район территориясендә тотрыклы мохит тудырырга тиеш. Уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, -- дип ассызыклап үтте ул.
Уңышлы эшләре өчен баш тикшерүче Наталья Храмова, наркотикларга каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные Александр Дурандин, патруль-пост взводы командиры Сергей Вирязов Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның Рәхмәт хатларына лаек булды. Ә наркотикларга каршы көрәш бүлеге начальнигы Алексей Бортниковка ТР Эчке эшләр министрлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа