Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәйхи Гамбәровны искә алды

Беркем дә онытылмый... Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов, аның урынбасарлары һәм ярдәмчеләре узган гасырның 50 - 60 нчы елларында Бөгелмә милиция бүлегенә җитәкчелек иткән Шәйхи Хәйретдин улы Гамбәров каберендә булдылар, чәчәкләр куйдылар, аның турында бик җылы хатирәләр белән искә алдылар. -...

Беркем дә онытылмый...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов, аның урынбасарлары һәм ярдәмчеләре узган гасырның 50 - 60 нчы елларында Бөгелмә милиция бүлегенә җитәкчелек иткән Шәйхи Хәйретдин улы Гамбәров каберендә булдылар, чәчәкләр куйдылар, аның турында бик җылы хатирәләр белән искә алдылар.

- Берия амнистиясенең тулы куәткә барган елларында эшләгән кеше ул, - дип яза безгә Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге ветераннар совенты рәисе, милиция подполковнигы Владимир Паршин элекке милиция начальнигы турында. - Күпме бандитларның, җинаятьчеләрнең күпләп иреккә чыккан һәм коточкыч җинаятьләр кылган чорлары. Ул еллардагы талаулар, үтерешләр, көчләүләр, әлеге амнистиядән соң җинаятьчелекнең котырып чәчәк атуы турында "Холодное лето 53-го" фильмында бик ачык тасвирлана.

Бөгелмәдә шундыйлардан гражданнарга һөҗүм иткән, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә кассалар, кибетләр, ювелир салоннарын баскан Куковякиннар бандасы кулга алына.

- Ә тагын Шәйхи Хәйретдинович сугышның беренче көненнән Җиңү яулаганга кадәр дошманга каршы торган чын сугышчыларның берсе. Алай гына да түгел, 1940 елда - акфиннарга каршы, 1943 - 1945 елларда Ленинград һәм 1 нче Украина фронтларында "СМЕРШ" контрразведка начальнигы урынбасары булып сугышкан, - дип сүзен дәвам итә ветераннар советы рәисе. - Ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "За оборону Ленинграда", "За победу над Германией" медальләре белән бүләкләнгән.

Ш. Гамбәров каберен зиярәт кылганнан соң, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге 1930 елда ерткыч кулаклар кулыннан һәлак булган батыр милиционер, Балалар паркы территориясендә җирләнгән участок инспекторы Сергей Никитович Пронин каберендә дә булдылар. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов С. Пронинның кабере өстенә куелган һәйкәлне реставрацияләү, һәлак булган башка фронтовик-тәртип сакчылары хөрмәтенә стела торгызу кирәклеге турындагы уртак фикерне дә җиткерде:

- Яшь буын вәкилләре белән очрашулар үткәргәндә, аларда патриотлык тойгылары һәм туган як батырлары белән горурлану хисләре тәрбияләү өчен дә бик әһәмиятле булыр иде бу, - диде ул.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Р. Тинчурин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса