Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе исеменә рәхмәт белдергән хат килде
28 мең сумлык матди зыян күргән хуҗа 1 май көнне полициягә мөрәҗәгать итә.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе исеменә бер якташыбыздан үз эшләренә җаваплы караган, югары профессиональлек күрсәтеп, җинаятьне ачкан өчен полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән хат килде.
Ә эш менә ничек була. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бер хосусый йорттан әйберләр урлаган җинаятьченең эзенә төшеп, урланган әйберләрне хуҗасына кайтарып бирделәр. Хуҗа өйдә юк вакытта, угры тәрәзә аша аның йенә кереп, телевизор, планшет, компьютер, азык-төлек урлап чыга. 28 мең сумлык матди зыян күргән хуҗа 1 май көнне полициягә мөрәҗәгать итә.
Тикшерү эшләре барышында полицейскийлар элек тә хөкем ителгәне булган 24 яшьлек ир кешенең эзенә төшәләр. Полиция бүлегенә алып килгәч, ул үз гаебен танып, күрсәтмәләр бирә, урланган әйберләрнең кайда икәнлеген әйтә.
Әлеге факт буенча Россия Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе, 3нче өлеше нигезендә (законсыз рәвештә торакка кереп, әйберләр урлау), җинаять эше кузгатыла. Гаеплегә читкә чыгып китмәү турында күрсәтмә бирелде. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа