Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә дзюдочысы – өченче урында

2 - 3 декабрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Виктор Тимченко истәлегенә багышланган дзюдо буенча Бөтенроссия турниры булып узды. Анда 2002 - 2003 елда туган 193 егет катнашты. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар иде. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Муса Исламголов (тренеры - Илдар Фәттахов) ярыштан бронза...

2 - 3 декабрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Виктор Тимченко истәлегенә багышланган дзюдо буенча Бөтенроссия турниры булып узды. Анда 2002 - 2003 елда туган 193 егет катнашты. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар иде. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Муса Исламголов (тренеры - Илдар Фәттахов) ярыштан бронза медаль алып кайтты.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Илдар Фәттахов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса