Бөгелмә дзюдочылары сынатмый
Бөгелмә шәһәрендә ТР физкультура өлкәсендә атказанган хезмәткәре А. Шипилов истәлегенә багышланган ачык турнир үтте. Спот чарасында Татарстан, Башкортстан командалары, шулай ук Ульяновск һәм Дмитровград кунаклары да катнашты. Барлык дзюдочылар да матур һәм техник яктан камил чыгышлары белән сөендерделәр. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче егет һәм кызлар яхшы нәтиҗәләр...
Бөгелмә шәһәрендә ТР физкультура өлкәсендә атказанган хезмәткәре А. Шипилов истәлегенә багышланган ачык турнир үтте.
Спот чарасында Татарстан, Башкортстан командалары, шулай ук Ульяновск һәм Дмитровград кунаклары да катнашты. Барлык дзюдочылар да матур һәм техник яктан камил чыгышлары белән сөендерделәр.
"Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче егет һәм кызлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мария Запольских, Виктория Исламова, Иса Исламголов, Роман Кадышев, Данил Шәмсиев, Данил Золотухин, Муса Исламголов, Павел Кислинскийлар беренчелеккә чыктылар. "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимофей Меленьев шулай ук иң яхшылар рәтендә балкыды. Тренер-укытучылар - Илдар Фәттахов һәм Татьяна Нуждина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа