Бөгелмә десантчылары һава-десант гаскәрләре оешуга 91 ел тулуны билгеләп үттеләр
Бу дата дөньяның кадерен белүчеләр һәм Ватан сүзе изге булган һәркем өчен мөһим.
Гадәттәгечә, бу көнне хәрби комиссариат бинасы янына батыр ир – егетләр-ВДВ ветераннары, буйлы-буйлы тельнякларга киенгән һәм күк-зәңгәр төстәге беретлар җыелды.
Бөгелмә шәһәре хәрби комиссары Рафаэль Миннетдиновның сәламләү сүзеннән соң «Хәтер» хәрби дан залы янында тантаналы рәвештә запастагы гражданнарга чираттагы хәрби исем бирү һәм һава-десант гаскәрләре ветераннарына рәхмәт хатлары тапшыру булды.
Шуннан соң ВДВ хәрбиләренең җыелма колоннасы һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу өчен Мәңгелек дан мемориалына куелды.
Күптән түгел хезмәт итеп кайткан яшь десантчы һава-десант гаскәрләрендә әле мәктәп эскәмиясеннән үк хезмәт итәргә хыяллануы һәм аның омтылышы тормышка ашуы белән бик горурлануы турында сөйләде.
"Барыгызга да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим. Ә үз өчен Ватанны саклаучылар юлын сайлаучыларга намуслы хезмәт итүләрен һәм чын ир-ат булуларын телим", - диде ВДВ ветераны Рамил Шакиров.
"Егетләр, курыкмагыз, армия сездән ир – атлар ясаячак", - дип теләкләрен җиткерде Марс Хөсәенов булачак солдатларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа