Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә даруханәләрдә даруларның барлыгы буенча мониторинг үткәрәләр

Шәһәр мәриясендә шәһәрнең 14 даруханәсе вәкилләре белән очрашу узды.

Бүгенге көндә республикада кирәкле дарулар запасы бар, ә  менә вируска каршы препаратларга һәм антибиотикларга ихтыяҗ арткан. Өстәвенә профилактика чараларына сору зур.

Очрашуга шәһәрдәге 14 даруханәдән вәкил килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова хәбәр иткәнчә, Бөгелмәдә дару препаратларының даруханәләрдә  булу булмавын көн саен барлап торалар. Мониторинг күрсәткәнчә, дарулар, шул исәптән антибиотиклар һәм вируска каршы препаратларлар белән даруханә оешмаларын тәэмит итеп торалар, шулай да даруларга кытлык килеп туа, моның төп сәбәбе – сорау зур, препаратларны сатып алып бетерәләр. 

«Бу препаратларны рецепт буенча гына саталар. Алар кеше организымына көчле тәэсир итә, шуңа күрә без бөгелмәлеләргә мондый препаратларны аңлап алырга һәм дөрес кулланырга киңәш итәбез. Әгәр кеше әлеге препаратларны контрольсез кабул итә икән, организмда аларга карата тотрыклылык формалаша, нәтиҗәдә, кеше авырырган очракта, аны алга таба дәвалау катлаулырак була», – дип ассызыклады Ольга Плеханова.

Моннан тыш киңәшмә барышында даруханә челтәрләренең һәм дәвалау оешмаларының үзара хезмәттәшлеген җайга салу турында карар кабул ителде. Поликлиникадагы табиблар авыруларга бирелә торган дәвалану рецептына  дефицитлы препаратлар урынына аларның аналогларын язып бирергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса