Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә данын 7 нче гимназия укучысы яклаган

27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе булып узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча...

27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе булып узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Конференциядә катнашучылар 3 төрле номинациядә (журналистика, фәнни эшләр, драматургия) көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде.

Әлеге тантанада Бөгелмә данын 7 нче гимназиянең 10 "Б" сыйныфы укучысы Айдар Шәрипов яклады. Ул "Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә "Туфан Миңнуллин публицистикасында авыл темасы" дигән темага чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аны әзерләүдә татар теле укытучылары Ә.Д. Мөкминова һәм Ф.Г. Камалтдинова зур көч куйдылар. Фәнни-эзләнү эшләре номинациясендә дәрәҗәле урын яулаучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов үзе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса