Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә чик сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен киң колач белән бәйрәм итәләр

Бүген Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә.

Бөгелмәдә чик буе гаскәрләре ветераннары чираттагы еллыгын бәйрәм итәргә җыелдылар.
Россия чик сакчылары, хезмәт итүчеләр, кадр офицерлары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 28 майда билгеләп үтәләр. Бөгелмә чик сакчылары да бу көнне киң колач белән бәйрәм итәләр.

Арттырмыйча шуны әйтергә була: әлеге төр гаскәрләрнең тарихы йөзләрчә ел — беренче үзәкләштерелгән чик буе заставалары барлыкка килгән мизгелдән исәпләнә.

Дәүләт чиген, территориаль диңгезне, континенталь шельфны һәм махсус икътисадый зонаны саклау өлкәсендә илнең дәүләт чик буе сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү Россия чик буе хезмәтенең төп бурычлары булып тора.; оешкан җинаятьчелеккә, контрабанда, законсыз миграция, корал, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәшне оештыру (үз вәкаләтләре чикләрендә), шулай ук чик буе территориясе чикләрендә законсыз кораллы формированиеләр эшчәнлегенә каршы тору.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса