Бөгелмә базарларына Яңа ел чыршылары сатуга чыкты
Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 5 мәйданчыкта оештырылды.
Бөгелмәдә чыршы базарлары 15 декабрьдән эшли башлады. Яңа ел агачларын сатучы эшмәкәрләргә карата таләпләр арасында иң мөһиме – сәүдә урыннарында чисталык һәм тәртип тәэмин итү, шулай ук сезон тәмамланганнан соң, чыршы базары территориясен беренчел халәткә китерү.
Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 5 мәйданчыкта оештырылды.
Чыршы базарларының адреслары
- “Ателье мод” (Баумана урамының, 6-йорты)
- “Автостанции” районы (Казанская һәм Герцена урамнары кисешкән урын)
- Ленин урамының 123 йорты тирәсендә “Магнит” сәүдә үзәге янында Ямашева һәм Гоголь урамнары кисешкән чатта
- “Агроторг” ҖЧҖ “Пятерочка” кибете (Циолковский урамының 2-йорты).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа