Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе коллективы – республика фести-валендә җиңүчеләр арасында

Казанда “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Созвездие –Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестиваленең грандиоз гала-концерты тәмамланды. Концертта кон-курсның суперфиналында призлы урыннар яулаган балалар катнашты.

“Тамчылар” вокаль ансамбльле ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сән-гате ачык республика яшьләр фестиваленең өченче дәрәҗәдәге лауреаты булды.

Казанда “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Созвездие –Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестиваленең грандиоз гала-концерты тәмамланды. Концертта кон-курсның суперфиналында призлы урыннар яулаган балалар катнашты.

Быел фестивальдә Татарстаннан 60 меңнән артык бала катнашты. Сайлап алу турларын уздыру вакытында жюри әгъзалары тарафыннан 20 меңнән артык иҗади чыгыш карап тикшерелде.

Катнашучылар “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Иң яхшы җыр музыкасы”, “Иң яхшы җыр тексты” һәм “Иң яхшы видеоклип” номинацияләрендә үз талантларын күрсәттеләр.

Конкурсның призерлары арасында Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең “Тамчылар” вокаль ансамбле дә бар иде. Әлфия Бадыкшанова җитәкчелегендәге иҗат коллективының яшь вәкилләре өченче дәрәҗәге лауреат булдылар.

– Бу конкурста без беренче ел гына катнашмыйбыз. Безнең өчен бу күңел бәйрәме! Монда без башка катнашучыларның чыгышларын карап, бик зур тәҗрибә туплыйбыз, өйрәнәбез һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, – диләр ансамбльдә катнашучы кызлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса