Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә бала тудыру йортында ял көннәрендә алты бала туды

Өч гаилә күп балалы әти-әни булды.

5 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алты сабый тууы теркәлде. Шулардан 3 гаилә күп балалы әти-әни булды.

Диләрә һәм Евгений Пастуховлар гаиләсендә кызлары Дарья туды. Эльвира һәм Мәхмүд Жолдасовлар да күп балалы гаилә булды, аларның Азиз исемле уллары туды. Ә Мәүләновлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде, аңа Мөхәммәди дип исем биргәннәр.

Сабыйларның беренче документларын һәм Котлау хатларын ГХАТ бүлеге белгечләре әниләргә бала тудыру йортында тапшырдылар, ата-аналарны яңа гаилә әгъзалары барлыкка килү белән котладылар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса