Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бөгелмә авазы”на язылган өчен бүләк

Татар телендә чыгучы бердәнбер җирле газета – “Бөгелмә авазы”на 2021 елның I яртысына язылучылар арасында призлар уйнатылды.

2021 ел җирле газета өчен сөенечле яңалыктан башланды. “Бөгелмә авазы”н 774 бөгелмәле яздырган. Димәк, безне укыйлар, һәр өйдә көтеп алалар, зур өметләр баглыйлар.

Һәр ел “Бөгелмә авазы” әбунәчеләр арасында призлар уйната. Тик моның өчен аларга түбәндәге шартлар куелды:

– газетага 2021 елның I яртысына язылу;

– һәр әбунәче бары бер купон тутырырга тиеш;

– кулда квитанция булырга тиеш. 

Кызганыч, бүләкләр уйнатуда бик аз кеше катнашты, бары дүрт әбунәче. Алар – “Бөгелмә авазы”ның тугры дуслары, шуңа күрә бүләкләрне дүртесенә дә тапшырырга булдык.

Менә алар: Гайшә Хәсәнова (Бөгелмә шәһәре), Фәния Җаббарова (Карабаш бистәсе), Равилә Дәүлиева (Карабаш бистәсе), Исмәгыйль Кәримов (Карабаш бистәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса