Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 632 тапкыр чыккан
Яңалыклар

Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 632 тапкыр чыккан

Шуларның 61се – балалар янына.

Узган атнада (27 июль–2 август) Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 632 тапкыр чыккан. Шуларның 61се – балалар янына.

271 очракта табибларга, ашыгыч ярдәм күрсәткәч, кешеләрне машина белән тиешле урыннарга илтеп куярга туры килгән. Аларның 75е бәхетсезлек очраклары белән бәйле, шуларның 9ы – балалар катнашында.

7 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән. Аларның 6сы Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелгән, 5се хастаханәгә салынган.

Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 27 тапкыр чыккан, шул исәптән балалар катнашындагы очраклар дүртәү.