Бөгелмә аналары - ашыгыгыз!
ТР Пенсия фонды бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 1 июльдән соң Татарстанда Ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган 25 мең сум акча алырга теләк белдереп, 23 меңнән артык гаилә гариза биргән, 20 меңгә якыны инде аны алган. Бер тапкыр бирелә торган бу хокуктан файдаланып калырга теләүчеләр үзләре Ана капиталы сертификаты алган...
ТР Пенсия фонды бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 1 июльдән соң Татарстанда Ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган 25 мең сум акча алырга теләк белдереп, 23 меңнән артык гаилә гариза биргән, 20 меңгә якыны инде аны алган. Бер тапкыр бирелә торган бу хокуктан файдаланып калырга теләүчеләр үзләре Ана капиталы сертификаты алган Пенсия фонды бүлегенә тизрәк мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки гаризалар 30 ноябрьдән соң кабул ителми. "Исегезгә төшерәбез, - дип хәбәр итәләр ТР Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәтеннән, - гаризаны язмача да, электрон вариантта да бирергә була".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа