Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә аграрийлары бөртекле сабан культураларын чәчүгә керештеләр

Чәчү кампаниясенә 170 трактор җәлеп ителәчәк.

Бөгелмә муниципаль районында язгы кыр эшләре башланды. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга, тырмалауга керештеләр. Бүгенге көндә көзге культуралар 7733 га мәйданда тукландырылган, бу планның 80% ын тәшкил итә, 4102 га мәйданда күпьеллык үләннәр.

17 апрельдә район хуҗалыклары сабан культуралары чәчүгә чыктылар. Беренчеләрдән булып «Подгорный» ҖЧҖ һәм «Северная Нива Татарстан»ҖЧҖ кереште. Чәчү эшләрен 48456 га мәйданда башкару планлаштырыла,шулардан язгы бөртекле культуралар – 24359 га, техник культуралар-11709 га һәм 2388 га азык.

Район хуҗалыклары орлык материалы белән тәэмин ителгән, орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. 51кг. в./га минераль ашламалар тупланган.

Чәчү кампаниясенә 170 трактор җәлеп ителәчәк, аларның 45е энергиягә бай, 35 чәчү комплексы, 40 универсаль чәчкеч, 37 культиватор, 40 ы тырмалау агрегаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса