Бөгелмә аэропортында очыш полосасыннан читкә барып чыккан.
Һава судносы штурвалы артында Санкт-Петербург дәүләт гражданлык авиациясе университеты курсанты була.
Самолет Бөгелмә аэропортындагы очып китү полосасыннан читкә чыкты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 10 сәгать 33 минутта «Бөгелмә» аэропорты диспетчерыннан “112” ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына «Цесна» самолетының очып китү-төшеп утыру полосасыннан читкә төшүе турында хәбәр килә. Шулай ук һава судносы шассиеның алгы терәге сынганлыгы да билгеле.
«Цесна» штурвалы артында Санкт-Петербург дәүләт гражданлык авиациясе университеты курсанты була.
Бу гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, ягулык түгелмәгән. Аэропорт гадәти режимда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа