Бәйрәмнәрне аяк көенә үткәрү мөһим
Яңа ел уңышлы үтсен һәм барлык кышкы каникулларны хастаханә койкасында үткәрергә туры килмәсен өчен, гомумән, эчмәсәң дә яхшырак.
Әгәр дә сез эчәргә карар кылгансыз икән, экспертлар алкогольнең бер төрендә туктарга киңәш итә. Мәсәлән, коктейльләр эчәргә һәм алкогольнең төрле төрләрен бутарга сәламәтлек өчен шактый куркыныч.
«Әгәр сезгә ниндидер кичәләрдә эчәргә бик кирәк икән бер төрдәге алкоголь белән чикләнегез», – дип билдерде Алия Насыйбуллина.
Токсиколог сүзләренә караганда, спиртлы эчемлекләрне аралаштырып эчү, көтелмәгән нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Чөнки алкогольнең кайбер төрләре шунда ук реакциягә керә, ә башкалары организмда озаграк синтезланачак.
Яңа ел уңышлы үтсен һәм барлык кышкы каникулларны хастаханә койкасында үткәрергә туры килмәсен өчен, гомумән, эчмәсәң дә яхшырак. Спиртлы эчемлекләргә «юк» дип әйтергә өйрәнергә кирәк, дип ышаналар табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа