Безнекеләр турында – безнеңчә
Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар, ди безнең халык. Җир маен, ягъни нефть чыгаруның да үз җае бар шул. Нидән гыйбарәт соң ул җир маен, икенче төрле әйтсәк, кара алтын чыгаруның җае? "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды "Рухият" нәшрияты тарафыннан әле шушы көннәрдә генә чыгарылган...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Ул - җыентык һәм аңа кергән очеркларның геройлары - гади нефтьчеләр дә, Татарстан нефтьчеләренең фәнни штабы - "ТатНИПИнефть" институты галимнәре дә. Үзе дә күп еллар дәвамында нефть сәнәгатендә эшләгән, аннары гомерен журналистикага багышлаган автор - безнең шәһәрдәшебез Дамир Асылов җир мае чыгару сәнәгатенең нечкәлекләрен белеп яза. Китапка сүз башында Ирек Бәдретдинов, ул - китапның редакторы да: "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең Бөгелмәдәге фәнни-тикшеренү институты, аларның нефть сәнәгатендәге проблемаларны ничек хәл итүләре турындагы язмалары бигрәк тә игътибарга лаек, чөнки татар журналистикасында бу темага язучы бүтән юк та", - дип, аерым билгеләп үтә.
Тагын шунысына да игътибарны юнәлдерәсе килә: автор, безнеңчә, үтә катлаулы фәнни-техник проблемаларны нефть эшенә кагылышы булмаган укучылар да аңларлык гади тел белән тасвир итә, татарчага тәрҗемәсе булмаган терминнарның да үз телебездә уңышлы атамаларын таба. Аталы-уллы Рөстәм һәм Равил Ибәтуллиннар, Изил Йосыпов, Алмаз Газизов, Мәгъсүм Заһиров, Ирек Кәтиев, Рабис Фазлыев, Камил Гарифов, Габдрәшит Абдрахманов, Валентин Тронов, Рәмзис Кадыйров һәм башка, һәм башка танылган галимнәр турындагы очерклардан институтның гомуми сурәте күз алдына баса.
Китапта шулай ук нефтьчеләр тормышыннан гыйбрәтле хәлләр турында кызыклы язмалар да укырга мөмкин. Андыйларны башка чыганакларда очратып та булмый торгандыр, мөгаен.
Китап, башта әйтеп үткәнчә, нефтьчеләребез турында булса да, һәркемдә кызыксыну уятыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа