Безнең туган телебез – татар теле
Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешенең иң матур һәм яраткан теле – ул туган тел. Безнең туган телебез – татар теле! Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья.
2021 ел – Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип билгеләнде. Ел бик күп истәлекле вакыйгаларга, иҗади чараларга бай булды. Телебезне саклау, югалт-мау, аны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрү максатыннан Бөгелмә шәһәре 3нче урта мәктәбенең туган тел укытучылары ел дәвамында күп чаралар уздыру өстендә эш алып барды.
Без, туган тел укытучылары төрле конкурслар, дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар буенча эш планы кабул итеп, һәр ай саен мәктәп күләмендә интеллектуаль уеннар, проект яклау дәресләре, ижади бәйгеләр уздырдык: Туган телләр һәм халык-лар бердәмлеге елын ачу фестивале, Халыкара туган тел көненә багышланган квест-бәйге, толерантлык көненә багышланган “Без барыбыз да төрле, әмма барыбыз да бертигез!” бәйрәме,
М. Җәлилне, репрессияләнгән язучыларны искә алу көннәре, Г. Тукай атналыгы, Бөек Җиңүгә, төрле истәлекле даталарга багышланган иҗади чаралар, дәресләр һәм мастер-класслар оештырылды.
Моны уңышларыбыз да дә-лилли: туган тел укытучысы Рушания Шакирҗан кызы Абдрахимова, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Һади Атласи фонды тарафыннан бирелә торган “Фидакарь укытучы” исеменә лаек булды, Ольга Захаровна Кабанова туган тел укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс”лар үткәрү буенча муниципаль турында 2нче урын яулады, Резеда Әнис кызы Хисамиева “Туган тел укытучысы – 2021” республика бәйгесенең муниципаль туры номенанты булды.
Фидакарь укытучыларның лаеклы укучылары да зур уңыш-ларга иреште: 10 “Б” сыйныфы укучысы Айрат Вәлитов “Иҗти-һадлы укучы” дигән мактаулы исемгә лаек булды, ел саен үткәрелә торган “Егет солтаны” бәйге-сендә дә аңа тиңнәр булмады. 5 “Г” сыйныфы укучыларыннан торган “Салют, Җиңү” иҗат төркеме, сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Варис кызы Асылгәрәева җитәкчелегендә, Советлар Союзы Герое С. Ә. Әхтәмов исемендәге фәннигамәли конференциясенең җиңү-челәре булдылар.
Укытучыбыз Гөлнара Варис кызы һәм улы Әмир “Укучы әни – укучы бала” муниципаль бәйгесендә 2нче урын алып, мәктәбебез данын республикада яклаячаклар.
10 “Б” сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы “Сәләт” фонды уздырган “Тел” хакатонында теләп катнаштылар, татар телен компьютер технологияләрен кулланып өйрәнү кызыклы икәненә тагын бер кат инандылар. 9 “Г” сыйныфы укучысы Элина Зиязова республикакүләм “Мин татар баласы” гаилә иҗади эшләр бәйгесе җиңүчесе булды. Эли-наның әнисе, Айгөл Рәшит кызы Зиязова, 9нчы мәктәптә туган тел укыта, зур хөрмәткә лаек укытучы. Укучыларыбыз республика күләмендә уздырылган онлайн чараларда да теләп катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Мәктәбебез Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны тәэмин итүче грантка ия булды. Әлеге бәйгедә катнашу бик күп көч һәм вакыт таләп итсә дә, анда алган яңалыклар һәм тәҗрибә тагын да тырышып эшләргә, югарырак нәтиҗәләргә ирешергә, зур максатларга омтылырга бер этәргеч бирде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясау уңаеннан, укучылар әти–әниләре белән берлектә мәктәп сәхнәсендә “Без бергә” дип аталган зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Йөзләрендә милли горурлык хисе, зур җаваплылык тоеп, сәнгатьле итеп үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйлә-деләр, төрле милләтләрнең халык җырларын яңгыраттылар, дәртле биюләрен башкардылар. Сәхнәдә әти-әниләр белән бергә чыгыш ясау кичәнең тәрбияви әһәмиятен үстереп җибәрде. Укучылар туган татар телен кызыксынып, яратып өйрәнүләрен тагын бер дәлилләп күрсәттеләр.
Безнең төп бурычыбыз – үз халкыбызның мәдәниятен, горефгадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итү, аны киләчәк буынга югалтмыйча тапшыру. Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерүне дәвам итик!
Рәзинә Галимова, Гөлзирә Хәбибуллина,
3нче урта мәктәбенең туган тел укытучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа