Безнең студент – иң яхшылар сафында
Россия студентлары көне уңаеннан Казанда 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшыларга Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен тапшыру тантанасы узды. Республикабызның урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы яхшылардан яхшыларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында тәбрикләделәр. Ә кичен алар "Пирамида" күңел ачу комплексында "Ел студенты" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдылар....
Россия студентлары көне уңаеннан Казанда 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшыларга Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен тапшыру тантанасы узды.
Республикабызның урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы яхшылардан яхшыларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында тәбрикләделәр. Ә кичен алар "Пирамида" күңел ачу комплексында "Ел студенты" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдылар. Татарстан Хөкүмәте исеменнән яшьләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Сәхнәгә 100гә якын иң яхшы студент күтәрелде.
Алар арасында Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенең 4 нче курс егете Леонид Курбатов та бар иде. Ул "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау" белгечлеге буенча укый. Җәмәгать эшләрендә, "WordSkillsRussia" чемпионаты чараларында актив катнаша, техник механика, инженерлык графикасы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү буенча региональ, республика, илкүләм ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булган; фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа