Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең республика, безнең шәһәр

Шәһәребездә эшләп килүче "Ялкын" социаль приютында "Безнең Республика" акциясе кысаларында "Гражданлык сәгате" дип атала торган танып белү чарасы узды. Чарада 11 нче һәм 22 нче мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Максат - үсеп килүче яшь буынга яшәешнең төп кыйммәтләрен аңлату һәм күренекле якташларыбыз ирешкән казанышларны күрсәтү иде. Педагоглар шәһәр...

Шәһәребездә эшләп килүче "Ялкын" социаль приютында "Безнең Республика" акциясе кысаларында "Гражданлык сәгате" дип атала торган танып белү чарасы узды.

Чарада 11 нче һәм 22 нче мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Максат - үсеп килүче яшь буынга яшәешнең төп кыйммәтләрен аңлату һәм күренекле якташларыбыз ирешкән казанышларны күрсәтү иде.

Педагоглар шәһәр тарихын һәм анда яшәүче күренекле якташларыбыз язмышын компьютер ярдәмендә ачып бирделәр.

-Аннары малайлар һәм кызлар "Кайда син, минем Бөгелмәм?" дигән дидактик уенда катнашып, шәһәребездә башкарыла торган данлы эшләр турында бәян иттеләр, - ди үзәк тәрбиячесе Ирина Вечкилова.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләү учреждениеләре һәм социаль яклау оешмалары буйлап "сәяхәт итәчәк" күчмә фотокүргәзмә Бөгелмә шәһәренең Бөек Ватан сугышы елларында фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннары турында сөйли.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Галия СӘГӘДИЕВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса