Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Без террорчылыкка каршы

Җәмгыятьтә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуның нәтиҗәле юлларыннан берсе – профилактик эш алып бару.

Төрле тискәре күренешләргә, йогынтыларга каршы тору көче әле зәгыйфь булганга күрә, балалар арасында андый эш алып бару аеруча мөһим.

Бөгелмә “Радуга” социаль үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында әлеге темага махсус тренинг-дәрес уздырды.

Чара ике өлештән тора иде. Беренчесендә балалар бер-береңә ихтирамлы караш күнекмәләре булдырырга ярдәм итә торган күнегүләр эшләделәр. Икенче өлешендә “Халыклар дуслыгы” дигән видеоролик карадылар. Төрле яшьтәге төрле милләт кешеләренең үзара дус һәм тату яшәве өчен ниләр кирәклеге турында фикер алышканнан соң, чараны алып баручы – шушы юлларның авторы – үсмерләргә дөньяга һәм әйләнә-тирәгә елмаеп карарга тәкъдим итте. Балалар төрле-төрле төстәге карандашлар белән “планета”ны аллы-гөлле итеп буядылар һәм һәрберсе аңа үзе сайлаган елмаюлы смайлик ябыштырды.

Дәрес-очрашуның максаты балаларга “толерантлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәнү иде. Дәрес ахырында караган “Зина, Кеша и террористы” дигән мультфильм да дәреснең максатына ирешергә ярдәм итте.

Римма СӘЙФИЕВА, психолог.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса