Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бəйге дəвам итə

Бөгелмə авазы" газетасы, җирле мəгариф идарəсе белəн берлектə, күптəн килгəн күркəм традиция буенча "Энҗе бөртеге" бəйгесен дəвам иттерə.

Район һəм шəһəребезнең əдəби иҗатка гашыйк яшь калəм тибрəтүчелəре əлеге конкурс-бəйгедə актив катнашыр дип өмет итəбез. Бəйге шартлары түбəндəгечə: 2015 ел Татарстанда Парклар һəм скверлар елы дигəн шигарь астында үтте, быел да бу гамəл дəвам иттерелəчəк. Өстəвенə, 2016 ел республикада Сулыкларны һəм аларның тирə-юнен саклау елы дип игълан ителде. Шуңа күрə беренче тема экологиягə кагылышлы, ягъни əйлəнə-тирəбезнең чисталыгы, табигатьне саклау турында булырга тиеш. Шул уңайдан үткəрелгəн чаралар, үзегезнең фикерлəр турындагы язмалар кабул ителəчəк, тəкъдимнəрегезне дə җиткерə аласыз. Икенче тема: бөек Тукаебызның тууына 2016 елда 130 ел тула, димəк, шагыйрьгə-шигърияткə багышлана. Язмаларның игътибарга лаеклы дип табылганнары газетабыз битлəрендə урын алачак. Əлеге хикəялəр, шигырьлəр, əкиятлəр "Энҗе бөртеге"нə" дигəн рубрика астында бастырылачак. Бəйгегə йомгак ясаганда, авторның активлыгы, ягъни күпме иҗади эш җибəрүе, əлбəттə, игътибарга алыначак. Нəтиҗəлəр, традиция нигезендə, агымдагы елның апрель аенда Тукай бəйрəмендə ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса