Берләштерә һәм рухландыра
24 август көнне, һәр елдагыча, Бөгелмә шәһәренең аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә “Мәгърифәт” клубына йөрүче өлкәннәребез Корбан бәйрәме уздырды. Хәннә Хәйдәр кызы Ибәтуллина белән Саҗидә Мөхәммәдьяр кызы Гаприфуллинага зур рәхмәт – корбан итеннән өлеш чыгарып, барысын да сөендерделәр.
Мәҗлесене ачып, клуб җитәкчесе Әлфия Мостафина әлеге мөхтәрәм затларга, аш үткәрергә ашханә биргән өчен мәктәп директоры Николай Корытинга, ашны олылап, ихтирам итеп килгән барлык кунакларга (чарада барлыгы 40лап кеше катнашты), бу эшләрнең башында йөргән Назима белән Габделҗхай Фәтхуллиннарга, табын әзерләшкән апаларга олуг рәхмәтләрен җиткерде һәм сүзне үзәк мәчеттән ветераннарны котларга килгән Фәрит Гали улы Нуриәхмәтовка бирде. Ул үтә үтемле итеп вәгазь сөйләде, Коръән сурәләре укыды, аннары дога кылынды. “Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый, - диде Фәрит Гали улы. – Шушы мәҗлесне оештыруда үз өлешләрен керткән һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре булсын. Мондый мәҗлесләр дәвамл ыбулсын иде”. Хаҗия Хәннә Хәйдәр кызы исә хаҗ сәяхәтендә күргәннәре белән уртаклашты (ул анда ике тапкыр булган икән), үзенең изге теләкләрен җиткерде. Шәһәр ветераннар советы президиумы әгъзасы Раиса Павлова, шәһәребезнең почетлы граңданины Камил Солтанов мәҗлескә килгән ветераннарны олы бәйрәмебез белән тәбрикләделәр.
Бәйрәм өстәле бик мул мулды, кунакларның һәрберсе табынга күчтәнәчләр белән килгән иде. Корбан ашы вакытында мәҗлестә катнашучылар шулай ук тәкъбир әйттеләр.
Исән-имин булып, сәламәтлектә киләсе Корбан айларын да күреп, шушындый мул табыннар артында утырырга язсын, дигән изге теләкләр белән таралышты халык.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia