Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Беркем дә онытылмый

Хәрби бурычын үтәгәндә алган яралардан вафатбулган Владимир Сапожниковның әнисенә 80 яшь тулды.

Ветераннар Нина Ев-геньевнага озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләделәр, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Алар һәр елны хәрби конфликтларда катнашып, сугыш урыннарыннан кайтмый калган егетләрнең якын туганнарын иң мөһим бәйрәмнәре белән котлыйлар. 15 февраль – Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылган көнне, Яңа елда, 8 Мартта, юбилейларында әниләре янына баралар. Һәлак булган егетләрнең исемнәре Геройлар аллеясында урнашкан интернационалист-сугышчыларга куелган һәйкәлдә һәм Бөгелмә хәрби комиссариаты тер-риториясендә урнашкан “Хәтер” хәрби дан залында мәңгеләштерелгән.

 

Белешмә

Владимир Евгеньевич Сапожников 1966 елның 8 мартында Бөгелмәдә туа. 5нче урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. "СПТУ-12"нең “Радиоаппаратура монтажнигы”

белгечлеге буенча укырга керә. Белем алганнан соң, 1984 елда документларын БИПТка тапшыра, ә октябрь аенда Совет Армиясе сафларына алына. Әфганстан Республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Еш кына хатларында интернациональ ярдәм күрсәтүе белән горурлануы турында яза. Десантның хәрби машинасында наводчик була. Владимир хәрби машинасы белән Әфганстанның күп кенә юллары аша уза. 1985 елның эссе июль көнендә комлы чүл аша десантчылар чираттагы хәрби задание үтәргә китә. Бу  Владимир өчен соңгы сугыш була. 18 июльдә госпитальдә ул авыр яралардан үлә. Владимир Евгеньевич Сапожников Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса