Бөгелмә сәнгать мәктәбендә елның-елында музыкаль ансамбльләрнең "Бергәләп уйныйбыз" дигән баш астында зур концерт уздыру матур традициягә әверелде инде. Ансамбльдә уйнау - һәвәскәр музыкантлар өчен дә, булачак профессионаллар өчен дә бик кирәкле һәм кызыклы эш. Андый концертларның торган саен ешрак уздырылуы аларда чыгыш ясарга теләүчеләрнең күплеге турында да сөйли. Быел музыка...
Бөгелмә сәнгать мәктәбендә елның-елында музыкаль ансамбльләрнең "Бергәләп уйныйбыз" дигән баш астында зур концерт уздыру матур традициягә әверелде инде.
Ансамбльдә уйнау - һәвәскәр музыкантлар өчен дә, булачак профессионаллар өчен дә бик кирәкле һәм кызыклы эш. Андый концертларның торган саен ешрак уздырылуы аларда чыгыш ясарга теләүчеләрнең күплеге турында да сөйли.
Быел музыка мәктәбенең зур залында ике мәктәптән барлыгы 50дән артык яшь музыкант чыгыш ясады.
Балаларга ансамбльдә уйнау ошый. Чөнки күмәк чыгышлар бик якты тәэсир уяталар: көтелмәгән мөмкинлекләр, яңа тембр ярашулары, аһәң-яңгыраш, динамика, иҗадилык - барысы да бердәм булырга этәрә, музыкаль кичерешләр, хисләр дулкынын яңартып тора.
Бу концертта укучылар да, укытучылар да чыгыш ясады. Ансамбль составының төрлелеге шулкадәр үзенчәлекле булды ки, тамаша залындагы һәркемдә ихлас кызыксыну уятты.
Берәүләр өчен мондый чарада катнашу гадәти хәл булса, икенче кайберәүләрнең сәхнәгә беренче генә чыгуы иде әле. Тамашачылар аларның һәрберсен алкышлап каршы алды, алкышлап озатты.
Концертны укытучы Н. Лакомкина алып барды.
Концертны оештыручылар әлеге концертны әзерләүдә катнашкан, чыгыш ясаган һәр кешегә олы рәхмәтләрен җиткерә.