Яңалыклар
Беренчел взноска - Ана капиталын
Яңа гамәлгә кергән федераль закон нигезендә, хәзер Ана капиталы акчасын, балага өч яшь тулганны көтеп тормастан, торак кредитының беренчел взносын яки займын түләүгә тотарга мөмкин. Ана капиталы акчасын элек тә шул ук тәртиптә торак кредиты, яисә займын каплауга тоту мөмкинлеге бар иде, әмма - беренчел взноска түгел. Хәзер исә бу...
Моннан тыш, Россия Пенсия фонды идарәсе Ана капиталы акчасыннан бер генә тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә. Исегезгә тө-шерәбез, ул 20 мең сум тәшкил итә. Гаиләләр бу акчаны көндәлек ихтыяҗга да тота алалар. Әле-ге хокуктан Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, 2015 елның 31 декабренә кадәр Ана капиталы сертификатын инде алган, яисә алачак һәм әлегә ул акчаны тулысынча кулланып өлгермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча гариза бирү сорала.
Гаризаны, бала туганнан алып күпме вакыт узуга карамастан, РФ территориясендә яшәүче һәрбер сертификат иясе яза ала. Анда СНИЛС номеры, Ана капиталы сертификатының сериясе, номеры күрсәтелә. Үзегез белән шулай ук шәхесне раслаучы һәм счёт ачуны раслый торган, реквизитлары күрсәтелгән документ кирәк булачак. 20 мең сум, яисә сертификат счётында калган аннан кечерәк сумма ике ай дәвамында күчерелә.
2015 елның май аенда үз көченә шушы закон кергәннән алып, Бөгелмәдә бер тапкыр бирелә торган акчаны сорап, сертификат ияләреннән 900ләп гариза кергән инде.
Елена ЛАТЫЙПОВА,
РФ Пенсия фонды Бөгелмә районы һәм шәһәре бүлеге начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса