Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче балага — 300 мең сум!

Күршеләребез Башкортстанда демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чара­лар күрә башлаганнар. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан яшь гаиләдә беренче бала тугач, торак сатып алу (төзү) яисә ипотека кредиты буенча төп бурычның калган өлешен каплату өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче социаль түләү билгеләнә. Акчаны ата-ананың икесенең дә яше 35тән артмаган...

Күршеләребез Башкортстанда демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чара­лар күрә башлаганнар. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан яшь гаиләдә беренче бала тугач, торак сатып алу (төзү) яисә ипотека кредиты буенча төп бурычның калган өлешен каплату өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче социаль түләү билгеләнә.

Акчаны ата-ананың икесенең дә яше 35тән артмаган һәм торакка мохтаҗлар исемлегендә булган гаиләләр алачак. Башкортстан Хөкүмәтенә бер тапкыр бирелүче социаль түләүне алу һәм аны файдалану шартларын, тәртибен, шулай ук, указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә кушылды. Бу программа 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса