Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан съезды карарлары

Владимир Путинның «Бердәм Россия» съездындагы карарларының берсе-төрле яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау.

«Бердәм Россия» партиясенең чираттагы съездында Думаның яңа чакырылышында аерым игътибар бирергә һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне киңәйтергә дигән карар кабул ителде. Партия алдында теләсә кайсы яшьтәге ата – аналарга-туганнан алып мәктәпне тәмамлаганчы, авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү бурычы куела.

2020-2021 елларда мондый гаиләләргә ярдәм сыйфатында түбәндәге түләүләр башкарылды:

- 2021 елның августында Россия урта мәктәбенең һәр укучысына 10 000 сум акча түләнде;

- 2020 елда балигъ булмаган һәр балага ике тапкыр 10 000 сум күләмендә түләүләр башкарылды;

-3 яшькә кадәрге балалар өчен 5 000 сум күләмендә өч түләү бирелде;

- 8 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган 5 000 сум акча Яңа елга бирелде;

– 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалид балаларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү күчерелде;

- 2020 елгы пандемия кызган чорда эшен югалткан ата-аналарга һәр балага 3 000 сум түләнде;

- 3-7 яшьлек балалар өчен айлык түләүләр шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләргә дә күрсәтелде;

– ана капиталын файдалануның яңа мөмкинлекләре барлыкка килде, моннан тыш, күрсәтелә торган ярдәм күләме дә арттырылды;

– 2021 елда аз керемле гаиләләрдәге йөкле хатын-кызларга ай саен бирелә торган түләүләр расланды, аларның уртача суммасы уртача 6 300 сум тәшкил итәчәк;

- ялгыз ата-аналарга-аена уртача 5 600 сум;

- күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә 450 мең сум күләмендә субсидия;

- ата-аналарга балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама бәясенең 50% ка кадәр компенсация кире кайтарыла.

"Бердәм Россия" кирәкле законнар һәм норматив актларны тиз арада кабул итүне тәэмин итте.

2020-2021 елларда адреслы социаль ярдәмнең гомуми суммасы 1 трлн сумнан артык тәшкил итте. Ә дистәләрчә миллион россияле ярдәм алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса