"Бердәм Россия" партиясе әгъзасын 85 яшьлек юбилее белән котладылар
Владимир Ишков бүген дә юмор һәм зур оптимизм белән яши, энергия өсти, якыннарын, хезмәттәшләрен, дусларын сөендерә.
Бөгелмә районы Зеленая Роща авыл җирлегеннән «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Владимир Алексеевич Ишков 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Партия сафына ул партиягә нигез салынганнан ук керә. Партия чараларында актив катнаша, сайлау кампанияләрен оештыруда ярдәм итә, ветераннар һәм өлкән буын кешеләре белән эш алып бара, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша – туган хезмәт коллективында да, авыл мәдәният йортында да.
Владимир Ишков бүген дә юмор һәм зур оптимизм белән яши, энергия өсти, якыннарын, хезмәттәшләрен, дусларын сөендерә. 30 елдан артык авылда тәрбияче һәм балалар бакчасы мөдире булып эшләгән тормыш иптәше Тамара Николаевна белән 60 ел бергә гомер кичерәләр. Владимир Алексеевич искиткеч баянчы һәм җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia