Яңалыклар
Бердәм булу кирәк
Казанда бу көннәрдә "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы узды. Форумга Татарстаннан читтә яшәүче 600ләп делегат чакырулы булып, шуларның 400е эре бизнес вәкилләре иде. Татарстан Президентын зал, олы хөрмәт күрсәтеп, аягүрә каршы алды.
Үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый җыен кирәклеген ассызыклады. "Без дә сезнең кебек үк телебез, динебез турында борчылабыз....
Казанда бу көннәрдә "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы узды. Форумга Татарстаннан читтә яшәүче 600ләп делегат чакырулы булып, шуларның 400е эре бизнес вәкилләре иде. Татарстан Президентын зал, олы хөрмәт күрсәтеп, аягүрә каршы алды.
Үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый җыен кирәклеген ассызыклады. "Без дә сезнең кебек үк телебез, динебез турында борчылабыз. Татарстанда күп милләтләр яши һәм мин аларның һәммәсе өчен дә җаваплы. Шул ук вакытта Татарстан - читтә яшәгән татарларның кыйбласы… Милләттәшләребез белән Бөтендөнья Татар Конгрессы, дин әһелләре һәм эшмәкәрләр аша элемтәдә
торабыз, - диде Р. Миңнеханов делегатларга мөрәҗәгать итеп. - Без сезгә таянабыз. Дөрес, безнең әлегә эшләнмәгән эшләребез дә күп. Кемдер Татарстаннан килеп, сездәге тормышны үзгәртә ала дисәгез, алга китеш булмаячак. Без - партнерлар: монда беркем дә баш түгел һәм без бердәм булырга тиеш!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса