Бердәм дәүләт имтиханын максималь балларга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларыны исемнәре билгеле булды
Быел 203 укучы (49,5%) төрле фәннәр буенча 80-100 балл җыеп, югары баллы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бөгелмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды. Бөгелмә мәктәпләрен тәмамлаучыларның тыгызысы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган.
Быел 203 укучы (49,5%) төрле фәннәр буенча 80-100 балл җыеп, югары баллы нәтиҗәләр күрсәтте. Шуларның 76сы (18,5%) биремнәрне 90-100 баллга үтәгән.
2нче лицей укучылары Малик Вартанян, Екатерина Красильникова, Михаил Деканоидзе, Булат Гайнетдинов, Антон Котельников, Карилл Вечкитов география, әдәбият, рус теле һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырдылар. 6нчы мәктәпне тәмамлаучылар Аксинья Баязитова һәм Тимур Усманов әдәбият һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алдылар. 7нче гимназия укучысы Роберт Шакиров инглиз теленнән 100 балл җыйды.
— Мәгариф-безнең бренд. Бу күрсәткеч буенча без республика буенча гына түгел, ил буенча да лидерлар. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртача балл республика күрсәткечләреннән югарырак, — диде район башлыгы Линар Закиров.
Уку елы йомгаклары буенча 53 урта мәктәпне тәмамлаучы (12,9%) «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде, 2022 елда бу сан Татарстан Республикасы буенча — 12,7процент тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа