Бер тәүлек эчендә Бөгелмәдә тагын бер коронавирус очрагы ачыкланды
Күрше Әлмәт районында – ике һәм Лениногорск районында бер кеше COVID-19 белән авырган.
Татарстанда 76 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Чирнең читтән кертелгәннәре – 4, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 72.
Яңа ачыкланган очраклардан: 9 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 67 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 15
30 яшьтән 50 яшькәчә – 23
50 яшьтән 60 яшькәчә – 22
60 яшьтән 70 яшькәчә – 13
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 59
2. Әлмәт – 2
3. Бөгелмә – 1
4. Югары Ослан – 1
5. Биектау – 1
6. Яшел Үзән – 2
7. Лаеш районы – 4
8. Лениногорск – 1
9. Минзәлә – 1
10. Түбән Кама – 1
11. Питрәч – 1
12. Саба – 1
13. Теләче – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 9924 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8674 кеше, шул исәптән 76 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа