Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер мизгел язмышны туздыра, бер чара гомерне саклый

Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгыннарның төп сәбәпләре турында искә төшерә.

“Мич” янгыннарының иң кызу чоры салкыннар җиткән вакытка, ягъни җылыту сезонына туры килә.

Җәй дәвамында фатир һәм йорт хуҗалары саклык чаралары, электр приборлары һәм башка җылыту приборлары белән эш итү кагыйдәләре турында оныталар. Бу вакыт эчендә кайберәүләрнең мич җиһазлары да туза, яраксызга әйләнә.

 

НИ ӨЧЕН ЯНГЫННАР КИЛЕП ЧЫГА?

Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгыннарның төп сәбәпләре турында искә төшерә.

Беренчедән, бу мич урнаштыру кагыйдәләрен бозу. Аларга түбәндәгеләр керә: төтен торбаларын агач түшәм аша узу урыннарында тиешенчә аерымланмау, шулай ук мич белән йорт диварларының агач конструкцияләре арасындагы ераклык сакланмау; мич авызында калай (тимер) җәелмәгән булу.

Икенчедән, янгыннарның сәбәбемичне кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу. Болар: бензин, керосин һәм башка җиңел кабынып китүчән сыеклыклар белән ут тергезү; озынлыгы мич озынлыгыннан артык булып, чыгып торган утын куллану; мичләрне кисү; мич ишеген ачык калдыру, учак каршында кием яки башка әйберләрне киптерү.

 

МОНТАЖЛАУ ҺӘМ ЭКСПЛУАТАЦИЯЛӘҮ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР

Шуны истә тотарга кирәк, мич ягып җылытканда яхшы тарту көче, җылылык бирү, экономияле һәм эстетик сыйфат кына түгел, ә куркынычсызлык та бәяләнә. Дөрес булмаган катлаулы мич йорттагы янгынның сәбәбе булырга мөмкин. Моның өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш булмаган затларга мич салырга ярамый.

Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичне тикшерергә һәм ремонтларга, төтен юлларын корымнан чистартырга һәм агартырга кирәк. Төзек булмаган мичләрне, каминнарны һәм төтен юлларын эксплуатацияләү тыела. Мич, һичшиксез, агартылган булырга тиеш, бу янгынга китерергә мөмкин булган ярыкларны һәм нинди дә булса зыяннарны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Ак фонда мичнең төтен чыга торган ярыклары да ачык күренәчәк.

Төтен суырту өчен вертикаль төтен торбаларын кулланырга кирәк. Алар янучан конструкцияләр белән кисешкән урыннарда төтен каналларының эчке өслегеннән ераклык 38 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Янучан материалдан эшләнгән идәнне саклау өчен 70-50 сантиметрлы металл табак җәяргә кирәк. Каркас мичләр һәм аяклы кухня плитәләре астында идәнне 10 миллиметр калынлыктагы асбест картоны һәм түбә корычы белән каплау сорала. Аяклы мичнең биеклеге 100 миллиметрдан да ким булмаска тиеш.

Бакча йортларында мичләрне каты ягулыкта гына эксплуатацияләү рөхсәт ителә.

 

ЯНГЫН ВАКЫТЫНДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Янгын яки яну билгеләре булганда (төтенләү, көек исе, бинада югары температура) кичекмәстән янгын сагына стационар телефоннан (01 яки 101 номерлары) хәбәр итәргә, объектның адресын, вакыйга урынын атарга һәм фамилияне әйтергә кирәк.

Кешеләр тормышына куркыныч янаса, аларны коткару өчен булган барлык көч һәм чараны кулланырга кирәк. Янгын подразделениесе килгәнче утны су, ком, кар, ут сүндергеч яки юеш тукымадан файдаланып, сүндерергә тырышырга, өлкән яшьтәге кешеләрне, балаларны, инвалидларны һәм авыруларны куркыныч зонадан читкә чыгарырга кирәк.

 

МИЧ ЯККАНДА ТЫЕЛА:

- янып торган мичне караучысыз яки балаларга карарга кушып калдыру;

- ягулыкны, башка  матдә һәм материалларны мич авызы алдындагы калайда калдыру;

- бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка җиңел кабынучан сыеклыкларны куллану;

- махсус көйләнмәгән мичләрне күмер, кокс һәм газ белән ягу;

- җыелышлар һәм башка массакүләм чаралар уздыру вакытында мич ягу;

-  мичне кыздыру;

- янгын куркынычсызлыгы таләпләренә, стандартларга һәм техник шартларга туры килми торган металл мич урнаштыру. Завод җитештергән вакытлыча металл һәм башка мичләрне урнаштырганда, аларны ясаган предприятиеләрнең күрсәтмәләре, шулай ук җылыту системаларына куела торган проектлау нормалары таләпләре үтәлергә тиеш.

Максим ПЕСТЕРЕВ, янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса