Бер ел эчендә Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш медицина учреждениесен җиһазландырачаклар
Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында башкарылачак.
Бер ел эчендә Татарстанда баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен биш медицина учреждениесен яңадан җиһазландырачаклар. Эшләр «сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында башкарылачак. Бу хакта "Татар-информ" МА, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
Яңадан җиһазлау Казан Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Буа үзәк район хастаханәләрендә узачак.
Моннан тыш, 170,4 млн сумлык 217 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа