Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бер атна элек Ык елгасында баткан ир-ат гәүдәсе табылган

42 нче янгын-коткару часте җитәкчесе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер атна элек баткан ир-ат гәүдәсен Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ык елгасында ир-ат гәүдәсе табылу хәбәре 112 ашыгыч...

42 нче янгын-коткару часте җитәкчесе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер атна элек баткан ир-ат гәүдәсен Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ык елгасында ир-ат гәүдәсе табылу хәбәре 112 ашыгыч коткару хезмәтенә 12.33 сәгатьтә алынган. 40 минуттан мәетне судан алганнар. Ир-атны әнисе дә, кызы да таныганнар. Алар ир-атның 16 сентябрьдә югалуын раслаганнар.

Ир-ат гәүдәсе, тикшерү үткәрү өчен, Ютазы районы эчке эшләр бүлегенә тапшырылган.

Искәртеп үтик, ир-атның киемнәре һәм велосипеды Ык елгасы яр буенда табылу турында алдан хәбәр ителгән иде. Әйберләр мәет табылган җирдән ерак булмаган.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса